-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Икътисад
2 сентябрь 2021, 09:59

Уфа тирәли поездлар җилдерәчәк

Дим – Иглин участогында 18,9 чакрым икенче тимер юл төзелеше башлана.

Уфа тирәли поездлар җилдерәчәк
Уфа тирәли поездлар җилдерәчәк

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның транспорт инфраструктурасын камилләштерү уңаеннан болай дигән иде: “Без, ихтыяҗдан чыгып, кешеләр өчен уңайлы транспорт схемасын җайга салачакбыз. ...Әле пассажирлар кичергән барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз. Юл инфраструктурасын үстерү буенча зур проектларны тормышка ашыруны республика өчен мөһим адым дип исәплим. Аларның күбесе федераль үзәктә хуплау тапты да инде... “Транспорт инфраструктурасын яңартуның комплекслы планы” федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнашачакбыз. Аның буенча республиканың биш елда 64 миллиард сум акча алуы мөмкин. Без юл инфраструктурасын тамырыннан яхшырту мөмкинлеге бирүче бу күләмле программага “теш-тырнак белән ябышырга” тиешбез. Нәтиҗәдә, бу эш республика халкы, кунакларыбыз өчен юл йөрүдә һәм инфраструктурада уңайлыклар булдыруда чагылачак”.

Бүгенге көндә әлеге максатларга ирешү юнәлешендә күләмле эшләр башкарыла. Кайбер проектлар инде гамәлгә ашырылса, икенчеләре буенча кызу эш бара. Күптән түгел республика Башлыгы катнашлыгындагы киңәшмәдә Башкортстанның тимер юл инфраструктурасын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Хәбәр ителүенчә, 2019 елның сентябрендә Мәскәүдә үткән транспорт форумында “Русия тимер юллары” җәмгыяте (РЖД) белән Башкортстан Хөкүмәте арасында “Дим – Көньяк – Иглин участогында (Уфа шәһәрен көньяктан урау) икенче тоташ юллар төзү турында” килешүгә кул куелды.
Киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итүенчә, проект оешмалары Уфа тирәли тимер юл боҗрасы булдыру өчен техник-икътисади нигезләмә әзерләгәннәр. Ул Дим – Иглин участогында 18,9 чакрым озынлыктагы икенче тимер юл төзүне, шулай ук тимер юл тармагын “Уфа” халыкара аэропортына кадәр җиткерүне күздә тота. Боҗра буйлап шәһәр яны поездлары (электричкалар) йөриячәк. Александр Булушев белдерүенчә, тимер юл боҗрасын төзү Уфа агло­мерациясенең шәһәр яны юнәлешләрендә еллык пассажирлар агымын 2035 елга әлеге 1,5 миллион пассажирдан 6,5 миллионга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуны да билгеләргә кирәк: республика Хөкүмәте һәм РЖД тимер юл инфраструктурасын үстерү буенча башка кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыра. Алар арасында – тиз йөрешле пассажир һәм туристлык маршрутларын оештыру, шәһәр электричкалары булдыру, тимер юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген тәэмин итү һ.б.
РЖД белән республика Хөкүмәтенең уртак эшенең төп нәтиҗәләре турында әлеге киңәшмәдә Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков сөйләде.
– Башкортстан территориясендә тимер юл инфраструктурасын үстерүгә 2021 елның беренче яртысында 3,43 миллиард сум акча салынды. Инвестицияләрнең еллык планы – 5,73 миллиард сум, – диде Дмитрий Новиков. – Тимер юл объектларында хәвефсезлекне үстерүгә, имгәнүләрне кисәтүгә 30 миллион сум акча юнәлтергә ниятлибез. Уфа тимер юл вокзалын рекон­струкцияләү дәвам итә. Биредә капитал салулар 1,7 миллиард сум тәшкил итте. Шулай ук икенче этап гамәлгә ашырыла башлады.
Дмитрий Новиков әйтүенчә, Дим – Иглин участогында икенче юллар төзелеше РЖДның инвестиция проектлары буенча эксперт советы утырышында карау өчен хупланды. Утырыш якын араларда узачак.
Республика Башлыгы Башкортстанның тимер юл транспортын модернизацияләү юнәлешендәге эшчәнлекне югары бәяләде. Русия тимер юллары җитәкчелегенә Уфа тимер юл боҗрасын төзү буенча уртак эш өчен рәхмәт белдерде. – Бу бик перспективалы һәм кирәкле проект, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без яхшы темплар белән барабыз: әле күптән түгел генә тәкъдим иттек һәм кыска вакыт эчендә техник-икътисади нигезләү әзерләдек. Хәзер тимер юл боҗрасын төзүне финанслауның күләмен һәм чыганакларын бергәләп билгеләү бик мөһим бурыч булып тора.
Озакламый Уфа тимер юл боҗрасын проектлауга федераль бюджеттан 386 миллион сум акча бүлү Русия Финанс министрлыгында карала. Гомумән, бәясе 6 миллиард сум тирәсе торган проект 19 километр арада икенче тимер юл линиясе, өч күпер, шул исәптән Агыйдел елгасы аша, һәм ике юлүткәргеч төзүне үз эченә ала. Төзелеш 2022-24 елларга билгеләнгән. Якынча планнар буенча, республика Уфа – аэропорт трассасында һәм Чесноковка бистәсе янында ике юлүткәргечне финанслауны үз өстенә алачак.
Башкортстандагы тимер юл челтәрен пассажирларга уңайлы итеп файдалануга килгәндә, агымдагы елның апрелендә “Уфа – Кумертау – Уфа” маршруты буенча “Орлан” беренче шәһәр яны поезды йөри башлады. Кыска вакыт эчендә ул республикада иң кирәкле маршрутларның берсенә әверелде. Ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен 12 июньдә, планлаштырылган сроклардан алда, икенче поезд йөри башлады.
Шул ук вакытта Куйбышев тимер юлы белгечләре бу поезд хәрәкәтен оптимальләштерә башлады, ул Уфадан Күмертауга кадәр бару вакытын 3 сәгать 50 минуттан 3 сәгать 20 минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа составны Приют һәм Белорет юнәлешләрендә дә файдаланырга ниятлиләр. 2022-23 елларда әлеге маршрутларга заманча “Карлыгач” шәһәр яны поездлары чыгачак.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: