Республика җитәкчесе «Газпром» җәмгыяте хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәм – Газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады, намуслы һәм сыйфатлы эшләргән өчен рәхмәт белдерде.
– Бүген безнең икътисад акрынлап тергезелә. Сәнәгатьтә 3,5 процентка үсеш күзәтелә, - диде Радий Хәбиров. – «Газпром»ның безнең республикада масштаблы инфраструктура һәм инновацион проектларны актив үстерүе бик мөһим. Фәнни эшләнмәләр, белгечләр әзерләү өлкәсендә республика югары уку йортлары белән корпоратив элемтәләрне ныгыта.
Компаниянең структур бүлекчәләре икътисадны декарбонизацияләүдә актив катнаша. Хәзерге экологик һәм климатик көн тәртибе шартларында табигый газны Башкортстан өчен чиста энергия буларак куллану мәсьәләләрен хәл итү бик мөһим.
Фото: Башкортстан Башлыгы