+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 сентябрь 2021, 12:59

Инвестицион сабантуйда катнашучыларны бай программа көтә!

10-11 сентябрьдә Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә «Урал аръягы - 2021» өченче бөтенрусия инвестицион Сабантуе узачак. Чараны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте.

Инвестицион сабантуйда катнашучыларны бай программа көтә!
Инвестицион сабантуйда катнашучыларны бай программа көтә!

Ике көн дәвамында 10 һәм 11 сентябрьдә - спикерларны, катнашучыларны һәм кунакларны бай эшлекле программа көтә. Әйтергә кирәк, инвестсабантуйны оештыру "Роспотребнадзор"ның барлык киңәшләрен исәпкә алып үткәрелә.

Беренче көн катнашучыларны теркәү белән башланачак. Аннан соң стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча "Global Management Challenge" Халыкара чемпионатының төбәк этабы финалы старт алачак. Аннан соң «Урал аръягы» бөтенрусия инвестицион сабантуен ачу тантанасы планлаштырылган.

Беренче өчлектә кунакларны дүрт стратегик сессиядә катнашырга чакырачаклар. Алар төрле залларда узачак.

Чараның тулы программасы белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52582

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: