+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 сентябрь 2021, 21:41

Мәләвездә "Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке" ярминкәсе узды

Бүген Мәләвездә "Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке" ярминкәсе узды. Аны оештыручылар - Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Мәләвез районы хакимияте.

Мәләвездә "Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке" ярминкәсе узды
Мәләвездә "Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке" ярминкәсе узды
Биредә барысы да бар иде: яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән алып казылык һәм сырларга кадәр. Затлы ит ризыклары, яңа сауган сөт һәм акмай, җиләк һәм бал, кымыз һәм буза тәкъдим ителде. Иң тәмле продуктлар һәм товарлар республиканың берьюлы берничә районыннан китерелгән. Мәләвез халкы продукцияне нәкъ менә урындагы товар җитештерүчеләрдән сатып алуны өстен күрә. Шәһәр халкы сүзләренә караганда, алар, югары сыйфатлы булудан тыш, кулай бәядән дә аерылалар.

Моннан тыш, шәһәрнең мәдәният йорты мәйданчыгында шәһәрлеләр түләүсез юридик ярдәм ала алдылар. Башкаладан килгән белгечләр милек һәм гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, ә эшсез гражданнар үзләренең резюмеларын вакансияләр банкында калдыра алды.

- Бүген Мәләвез районында бик бай программа булды. Иртәдән без 4нче урта мәктәптә булдык, анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә бар. Бу бик мөһим, чөнки күп кенә балалар авариягә эләгә. Бу инде безнең республикада 17нче кабинет. Аннан соң без Аптрак авылына бардык, анда мәктәптә ремонтланган спорт залы ачылды, ә Муллагол авылында күпбалалы әти Зөлфәт Ибраһимовның хәлен белештек, - диде җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров.

Ярминкәнең якты һәм соңгы аккорды - зур концерт булды. Мәләвез тамашачысын урындагы башкаручылар да, йолдызлар да - Дмитрий Харатьян, Әскар Абдразаков, Эльвира Фатыйхова, Вилдан Яруллин, Надежда Самкова һәм яшьләрнең яраткан артисты Элвин Грей шатландырды.

Фото: Мәләвез районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: