+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 сентябрь 2021, 14:31

Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде

3 сентябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды.

Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде
Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде
«Агропромбизнес» компаниясе генеральный директоры Владимир Мохов Чишмә районында 510 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча заманча комплекс төзү проектын тәкъдим итте.

Компания үсемлекчелек белән 15 ел дәвамында шөгыльләнә һәм үстерелә торган культураларны эшкәртүгә яңа проект юнәлтә. Комплекс бодай, арпа, солы чистартуны һәм киптерүне үз эченә алачак. Киләчәктә инвестор көнбагыш мае сыгу һәм тутыру цехын, шулай ук катнаш азык җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра.

Яңа комплекс өчен мәйданчыкта кирәкле эзләнүләр төгәлләнгән һәм проект документациясен әзерләгән. Компания белгечләре технологик җиһазлар белән тәэмин итү буенча сөйләшүләр алып бара инде.

Җитештерүдә 25 белгеч эшләячәк. Владимир Мохов сөйләвенчә, комплекс хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итәчәкләр. Моның өчен Чишмә районының Сайран авылында ике фатирлы биш йорт төзеләчәк.

– Мондый нык предприятиенең бер урында гына тормавы куандыра, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Эшкәртү куәтләрен булдыру - безнең республика өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе, һәм без, һичшиксез, бу өлкәдә эшләүче аграрийларга ярдәм итәчәкбез.

Ярдәм чаралары буларак, проект салым ташламалары белән өстенлекле статус алачак. Моннан тыш, инвесторга инженерлык инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтарачаклар.

«Ибрагимово» компаниясе вәкиле Владимир Ткачук Кырмыскалы районында тышкы дивар панельләре ясау буенча завод төзү ниятләре турында сөйләде.

Инвестор яңа проектка 190 миллион сум кертергә һәм производствода 25 эш урыны оештырырга планлаштыра.

«Инвестиция сәгате»ндә катнашучылар яңа заводны кирәкле материаллар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Башкортстан башлыгы республика Хөкүмәтенә Кырмыскалы районы хакимияте белән берлектә ай дәвамында чимал базасын анализларга һәм предприятиене урнаштыру өчен оптималь мәйданчык билгеләргә кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: