-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 сентябрь 2021, 19:43

"Республика икътисадының локомотивы сез"

3 сентябрьдә Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында республика Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром» җәмгыяте предприятиеләренең хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәм – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Республика җитәкчесе яңа казанышлар теләде һәм тармакның атказанган хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Республика икътисадының локомотивы сез"
"Республика икътисадының локомотивы сез"
Атап әйткәндә, республика Башбыгы болай диде:

"Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Намуслы хезмәтегез, югары җаваплылык һәм компетентлылыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Сез - Башкортстанның горурлыгы һәм таянычы. Нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм энергетика буенча бездә зур куәтләр булдыру газ тармагы үсеше белән бәйле. Сезнең предприятиеләр күп еллар дәвамында республика икътисадының локомотивы, бюджет керемнәре чыганагы, мөһим социаль программаларны гамәлгә ашыруның нигезе булып тора.

"Газпром" предприятиеләр төркеме белән тыгыз хезмәттәшлегебезне мин стратегик яктан мөһим дип атар идем. Биредә 30 меңнән артык иң яхшы белгеч, югары профессиональ һәм җаваплы хезмәткәрләр эшли.

«Газпром трансгаз Уфа» предприятиесе тарихи чикне узды – дүртенче триллион кубометр газ эшкәртелде. Безнең икътисад өчен зур масштаблы, мөһим инвестпроектларны "Газпром нефтехим Салават" тормышка ашыра.

Башкортстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү күрсәткечләре буенча Русия төбәкләренең беренче унлыгына керде. Газ заправкалары саны буенча безнең республика илдә өченче урында, алар бездә 28 данә. Якындагы ике елда аларга тагын 19 өстәләчәк.

Узган ел «Газпром» белән 2025 елга кадәр республиканың газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү буенча яңа программа имзаланды. Аңа 13,5 миллиард сум акча салыначак. Бу алдагы программа күләмнәреннән алты тапкыр күбрәк. Программа тагын 25 мең йортны газга тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.

Компания Русия Президентының төбәкләргә өстәмә рәвештә газ кертү йөкләмәсен тормышка ашыруга актив кереште. Газны тагын 180 мең йортка кертергә кирәк булачак. Бу - 2,5 меңгә якын торак пункт. Программа күләме 22 миллиард сум дип бәяләнә.

Хөрмәтле дуслар!

Газчылар ярдәме белән республикада заманча торак бистәләр, дистәләгән мәктәп, балалар бакчалары, дәваханәләр һәм поликлиникалар төзелде. Һәр газовиклар эшләгән бистәдә спорт комплекслары ачылды.

«Газпром» предприятиеләре кебек профессиональ һәм тату команда белән без республиканың икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгыту, территорияләребезне үстерү буенча теләсә нинди бурычларны хәл итәрбез дип ышанам. Сезгә бик ышанам, кадерле дуслар!"

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: