+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 сентябрь 2021, 14:45

Баймак районында мәктәп ни өчен төзелмәгән?

Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев халык белән очрашуда, аннары социаль челтәрләрдә дә ни өчен Иске Сибай авылында мәктәп яңа уку елына төзелеп бетмәгәнлеге турында сөйләде.

Баймак районында мәктәп ни өчен төзелмәгән?
Баймак районында мәктәп ни өчен төзелмәгән?
"Баймак хәбәрләре" гәзите хәбәр итүенчә, 31 августта, яңа уку елы алдыннан, район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев Иске Сибай авылында яшәүчеләр белән очрашты. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үз сәхифәсендә язган. Хәбәрдә яңа мәктәп диварлары күтәрелә башлагач, авыл халкы бу вакыйгага бик шат иде, диелә. Әмма берникадәр вакыттан соң мәгариф объектын төзү эшләре туктатылды. Муниципалитет җитәкчесе сүзләренә караганда, бу - төзелешкә бик намуссыз караган "Империя" җәмгыяте генподрядчысының гаебе.

"Сибайдан субподрядчы «Ремстройцентр» җәмгыятен югарыда атап үтелгән компания яллаган. Субподрядчы оешма күпсанлы җитешсезлекләрне, монтажлау эшләрендә элекке подрядчы җибәргән кимчелекләрне бетергән. Әмма, төзелеш материаллары булмау сәбәпле, объектта эшләрне финанслау тулысынча туктатылды", - дип хәбәр итә ул социаль челтәрдәге битендә.

Август башында Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе төзелеш вакытының өзелүенә бәйле рәвештә «Империя» хезмәтләреннән берьяклы тәртиптә баш тарткан. Хәзер сатып алулар үткәрү өчен документлар әзерләнә, аның нәтиҗәләре буенча яңа генподрядчы билгеләнәчәк.

Фәнис Әминев ышандырганча, Иске Сибайда яңа мәктәп, һичшиксез, төзеләчәк. Муниципалитет җитәкчесе сүзләренә караганда, авыл халкы җыенда бу мәгълүматны аңлап кабул иткән һәм бернинди протест чаралары да уздырмаска вәгъдә иткән.

Фото: "Баймак хәбәрләре" сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: