+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 сентябрь 2021, 20:11

Районннар инвестицияләр җәлеп итәме?

Башкортстанда агымдагы елның беренче яртысында 218 муниципаль инвестиция проектын гамәлгә ашыру тәмамланды, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк.

Районннар инвестицияләр җәлеп итәме?
Районннар инвестицияләр җәлеп итәме?

Инвестицияләрнең гомум күләме 18,7 миллиард сум тәшкил иткән, 770 яңа эш урыны булдырылган. Төгәлләнгән проектлар саны буенча Салават, Туймазы һәм Благовещен районнары лидерлар исәбендә.

- Муниципаль берәмлекләрнең инвестицион активлыгын арттыру - без зур игътибар бирә торган мөһим юнәлеш. Бизнесменнар эшкуарлык эшчәнлеге белән генә шөгыльләнмичә, яңа юнәлешләр үзләштерсен, эш урыннары булдырсын, инвесторлар да булсын өчен инвестицияләр җәлеп итүдә активлык кирәк. Нәкъ менә шундый активлык икътисад үсешендә чагыла, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Башкортстанстат мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта инвестицион күрсәткечләрнең уңай динамикасы 30 муниципалитетта күзәтелә, 32 муниципаль берәмлектә кимү сизелә. Шәхси инвестицияләрнең уңай динамикасын 37 муниципалитет тәэмин итте.

— Хәзер республика территориясендә инвестицияләрнең гомум күләме - 395,7 миллиард сум, 20,2 меңнән артык яңа эш урыны булдырып, 1,3 меңнән артык инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Хакимиятләрнең бизнес белән комплекслы эше нәтиҗәсендә ел башыннан гамәлгә ашырыла торган инвестпроектлар саны 321гә артты. Салават шәһәре, Благовещен, Бөре Һәм Дуван районнары үзләренең инвестицион потенциалларын шактый арттырдылар. Инвестицияләр җәлеп итүнең планлы форматка күчүе мөһим, анда без яңартылган муниципаль стандарт кысаларында эшне системалаштыра алачакбыз, — диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: