-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 сентябрь 2021, 14:42

"Урал аръягы - 2021"дә милли костюмнар парады узачак

10-11 сентябрьдә Сибай шәһәрендә «Урал аръягы - 2021» өченче бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак.

"Урал аръягы - 2021"дә милли костюмнар парады узачак
"Урал аръягы - 2021"дә милли костюмнар парады узачак
Форумда катнашучылар һәм кунаклар, алар исемлегенә инвесторлар, төбәк һәм федераль учреждениеләр, бизнес-бергәлекләр һәм мәдәният вәкилләре, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре керә, аларны стратегик һәм дискуссион сессияләр һәм "түгәрәк өстәл"ләр көтә, анда экология, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эчке туризм кебек темалар буенча фикер алышачаклар. Эшлекле программаны ике фестиваль тулыландыра: милли ашлар конкурс-фестивале һәм «КумысFEST», шулай ук милли костюмнар парады.

Республика Башлыгы Радий Хәбирова указы буенча, 2020 елдан Милли костюм көне сентябрьнең икенче җомгасында һәм апрельнең өченче җомгасында уза. Бу бәйрәм республикада яшәүче төрле халыклар мәдәниятенә кагылырга мөмкинлек бирә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 160ка якын милләт һәм 13 этник төркем яши.

Инвестсабантуй сәхнәсендә балалар бию, «Тулпар» милли бию, «Аркаим» хореография миниатюралары, «Сарман» халык бию, «Янгузәл» фольклор, «Миләш» халык вокаль ансамбльләре һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: