+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 сентябрь 2021, 12:01

Газ заправкалары артачак

6 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде.

Газ заправкалары артачак
Газ заправкалары артачак

Анда юлларда автозаправкалар төзү мәсьәләсе каралды.

Әле Башкортстанда автомобильләргә газ ягулыгы тутыру буенча 28 станция эшли. Республика предприятиеләре һәм оешмалары табигый газдагы транспортны актив куллана. Мәсәлән, «Башавтотранс» предприятиесенең үз гаражында газ-мотор ягулыгында эшләүче 256 автобус һәм машина бар. Бу - предприятие автотранспортының гомум саныннан алтынчы өлеше диярлек.

– Бу төр ягулыкка ихтыяҗ арта, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. – «Газ-мотор» транспорты санын арытаба арттыру газ заправкасы станцияләренең үтемлелеген арттыруны һәм, гомумән, инфраструктураны яхшыртуны таләп итәчәк. Шулай ук дәүләт белән бизнес арасындагы хезмәттәшлек шартларын һәм тәртибен, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча чараларны норматив җайга салу зарурлыгы туа.

Башкортстанның сәнәгать, энергетика һем инновацияләр министры Александр Шельдяев газ заправкасы станцияләрен төзүгә субсидия бирү тәртибе турында сөйләде.

- 2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча Русия төбәкләре арасында 10нчы урынны алды. Бу рейтинг беренче тапкыр формалаштырылган, аны «Газпром газомоторное топливо» компаниясе әзерләде, – дип аңлатты министр.

2023 елда республикада тагын 20 газ станциясе ачылачак, ә 2024 ел ахырына республикада барлыгы 58 станция эшләячәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: