+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2021, 15:34

Инвестицион сабантуйга кадәр ике көн калды!

10 сентябрьдә Сибайда "Урал аръягы - 2021" инвестицион сабантуе башланачак.

Инвестицион сабантуйга кадәр ике көн калды!
Инвестицион сабантуйга кадәр ике көн калды!
Мәгълүм булуынча, 10-11 сентябрьдә Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Урал аръягы» бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак.

Форумның сценарие - эшлекле һәм мәдәни программа кушылмасы. Катнашучыларны сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы, эчке туризм һәм икътисад үсеше темаларына багышланган стратегик сессияләр, шулай ук гастрономия һәм музыкаль фестивальләр көтә. Русия дәүләт хакимияте, бизнес-бергәлек һәм мәдәният вәкилләре генә түгел, чит ил спикерларының да килүе көтелә. Әлбәттә, инвестсабантуйны оештыру "Роспотребнадзор"ның барлык таләпләрен исәпкә алып үткәрелә.

Моннан тыш, ел саен үткәрелә торган бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында «Киләчәк фабрикасы» Урал аръягы бизнес-үзәге төзелешенә капсула салыначак. Проект нигезендә, беренче катта заманча җиһазлар белән җиһазландырылган отель, ресторан һәм лаундж-зона урнашачак. Калган дүрт катны перспективалы инновацион командаларга, эшкуарларга һәм креатив яшьләргә - Уфадагы инновацион эшкуарлыкның шул исемдәге йорты образына һәм охшашлыгына юнәлтелгән күпфункцияле иҗтимагый киңлекләр биләячәк.

Проект Башкортстан һәм Урал аръягына икътисадны үстерү буенча перспектив һәм инновацион идеяләрне югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: