+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2021, 13:13

Сибайда "Нуль километр" билгесе ачылачак

"Урал аръягы - 2021" Инвестицион сабантуе барышында анда катнашучылар Сибайның истәлекле урыннарында йөриячәк, "Нуль километр" билгесен ачачаклар.

Сибайда "Нуль километр" билгесе ачылачак
Сибайда "Нуль километр" билгесе ачылачак
10 сентябрьдә узачак «Урал аръягы - 2021» Бөтенрусия инвестицион сабантуеның иң якты чараларыннан берсе - "Шәһәрне җәяү йөреп чык" Бөтенрусия акциясе булачак.

ВЭБ.РФ, Башкортстан Республикасы башкарма хакимиятенең төбәк органнары вәкилләре, депутатлар, блогерлар һәм хакимият хезмәткәрләре Сибайның төп истәлекле урыннарыннан үтәчәк, дип планлаштырыла. Мондый уртак сәфәр ярдәмендә оештыручылар Сибайның истәлекле урыннары белән кызыксынуны арттырырга, шәһәр халкының һәм кунакларының игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итәргә ниятли.

"Экскурсант"лар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үтәчәк, аларга һәйкәлләр һәм арт-объектлар күрсәтәчәкләр. Аларның кайберләре әлегә онлайн-картага төшерелмәгән. Проект ярдәмендә әлеге мәгълүматларны актуальләштерергә һәм системалаштырырга планлаштыралар.

Яңа объект – «Нуль километр» билгесен ачу тантанасы булачак.

«Шәһәрне җәяү йөреп чык» проекты Петербург халыкара икътисади форумы - 2021 кысаларында яңа юнәлеш алды. Шулай итеп, хәзер ул экологик чисталык буенча махсуслаша.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: