Русиянең халык артисты Валериянең чыгышы катнашучыларга форумны оештыручылардан бүләк булачак. Чыгыш «Зауралье» мини-футбол клубының ачык мәйданчыгында «Опен эйр» форматында узачак.
Ил эстрадасы йолдызы, «Часики», «Метелица», «Таю», «Рига-Москва» хитларын башкарачак, шулай ук яңа җырлар да тәкъдим итәчәк. Кайберләре акустик аранжировкаларда яңгыраячак.
Инвестицион Сабантуйның мәдәни-күңел ачу программасын әзерләү буенча зур эш башкарылган. Ул 15.00 сәгатьтә «Street bea» бию шоу-концертыннан башлана. Аннары кичәне Сибай коллективлары чыгышы дәвам итәчәк. 21.30 сәгатьтә сәхнәгә җырчы KARINA чыгачак. Бу - музыкант, җырчы һәм композитор Алексей Романовның («А-Мега» төркеме экс-солисты, «Винтаж» төркеме катнашучысы) яңа продюсерлык проекты. Хедлайнер булып Валерия чыгыш ясаячак. Аның чыгышы 22.00 сәгатьтә башлана.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.