+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2021, 20:25

"Сода" салган яралар бар, әмма алар төзәләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән "туры линия"дә республика халкын борчыган иң кискен сораулар күтәрелә.

"Сода" салган яралар бар, әмма алар төзәләчәк
"Сода" салган яралар бар, әмма алар төзәләчәк

Русия Президентының 2021 елның 7 июнендәге "Башкортстан сода компаниясе" акционерлар җәмгыяте турында"гы Указы нигезендә, акционерлар җәмгыятенең гадәти акцияләренең 38,3 проценты (634 174 данә) Башкортстан Республикасы милегенә тапшырылды.

Радий Хәбиров фикеренчә, бу зур казаныш, әмма кул кушырып утырырга түгел.

Соңгы яртыеллыкта предприятие товар җитешерү, табыш китерү буенча рекордлар куя, бу күрсәткеч, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, 43 процентка арткан. Әлеге шартларда Стәрлетамак, Ишембай районнарындагы байтак экологик, социаль мәсьәләләрне хәл итеп булачак.

- Әлеге мәсьәләгә, Торатауны саклап калуга кагылышлы сораулар әлегәчә җәмгыятьнең ярасы булып кала, күпләр моңа тискәре карашын яшерми, әмма бу яра да төзәләчәк дигән ныклы ышаныч бар, башкача булуы мөмкин түгел, - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: