+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2021, 10:27

“Урал аръягы”нда бай программа көтә!

Бөтенрусия форумы Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген тагы да яхшыртуга булышлык итәчәк.

“Урал аръягы”нда бай программа көтә!
“Урал аръягы”нда бай программа көтә!
10-11 сентябрьдә Сибайда “Урал аръягы” бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак. Форумның эшлекле һәм мәдәни программасы бай булачак. Катнашучыларны сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы, эчке туризм һәм икътисад үсеше темаларына багышланган стратегик сессияләр, шулай ук гастрономия һәм музыкаль фестивальләр көтә. Русиядән идарәчеләр, бизнес-форум вәкилләре генә түгел, чит ил спикерларының да килүе көтелә. Әйтергә кирәк, форум “Роспотребнадзор”ның барлык таләпләрен исәпкә алып үткәреләчәк.

Моннан тыш, ел саен үткәрелүче бөтенрусия инвестицион сабантуй кысаларында “Киләчәк фабрикасы” Урал аръягы бизнес-үзәге төзелешенә капсула салыначак. Проект буенча, беренче катта заманча отель, ресторан һәм лаундж-зона урнашачак. Калган дүрт катны перспективалы инновацион командалар, эшкуарлар һәм креатив яшьләр өчен Уфадагы шул исемдәге инновацион эшкуарлык йортына охшаш күпфункцияле иҗтимагый киң­лекләр биләячәк. Проект Башкортстанда һәм Урал аръягында икътисадны үстерү буенча перспектив һәм инновацион идеяләрне югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
– “Урал аръягы” инвестицион форумы – уңайлы эшлекле мохит формалаштыруда зур адым. Узган ел Сибайны Урал аръягы агломерациясе үзәгенә әверелдерү буенча планнарны игълан иткән идем. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар: шәһәр перспективалы һәм бүген үк логистика үзәгенә әверелә. Хәзерге вакытта Сибайда яңа эш урыннары булдырыла, мәгариф һәм сәламәтлек саклау сыйфаты яхшыра, ял итү өчен яңа җәмәгать урыннары булдырыла. Форум моның өчен яхшы ярдәм булып тора. Шулай итеп, “Урал аръягы-2020” нәтиҗәләре буенча ниятләр, партнерлык һәм инвестицияләр турында 23 килешүнең сигезе Сибайда яңа предприятиеләр ачуга юнәлтелде, – диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Шуны да билгеләргә кирәк, болай да бай эшлекле программаны ике гастрономия фестивале тулыландырачак: Милли ашларның республика конкурсы һәм “КумысFEST”.
Башкортстанда яшәүче халыкларның милли ашларының күптөрлелеген күрсәтү идеясе “Урал аръzus-2020” инвестицион сабантуе вакытында, Премьер-министр Андрей Назаров республика гастрономия атласын чыгару тәкъдиме белән чыгыш ясаганда туды. Шулай итеп республикада яшәүче халыкларның милли ашлары фес­тивален үткәрергә карар ителде.
Ярты ел дәвамында фестивальгә актив әзерлек барды: республиканың төрле поч­макларында чаралар үткәрелде, Башкортстан халыкларының иң үзенчәлекле ризыклары сайлап алынды. Башкорт милли ашларын күрсәтергә Әбҗәлил, Баймак, Күгәрчен районнары вәкилләре киләчәк. Зилаер районы вәкилләре урыс кухнясының төп ризыклары турында сөйләячәк. Чуваш ашларын Бәләбәй районында яшәүчеләр тәкъдим итәчәк. Мари кухнясын Бөре районы күрсәтәчәк. Татар халкы ашларын Бүздәк районы тәкъдим итәчәк, алар катнашучылар арасында иң тәҗрибәлесе дә, чөнки ел саен “Бәлешфест” фестивален үткәрәләр.
Мәгълүм булуынча, чарада берничә перспектив килешүгә кул кую көтелә. Аерым алганда, Башкортстан Хөкүмәте белән “Макдоналдс” җәмгыяте арасында хез­мәттәшлек турында килешүне имзалау көтелә. “Урал аръягы – 2021” бөтенрусия инвестицион cабантуенда “Макдоналдс”­ның генеральный директоры Марк Каренаның катнашуы көтелә.
Компания Башкортстанда “Макдоналдс” тиз хезмәт күрсәтү предприятиеләре челтәрен төзү һәм үстерү проектын тормышка ашырырга ниятли, аның кысаларында якындагы 5 елда төбәктә 7 яңа предприятие ачу планлаштырыла. Инвестицияләрнең гомум күләме – 650 миллион сум. Бу 600гә якын яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.
Инвестицион проект социаль юнәлешле, килешүдә республикага инвестицияләр җәлеп итү генә түгел, яңа эш урыннары булдыру да каралган. Шулай ук Башкортстан балалар медицина оешмаларының берсендә озак дәваланучы балаларның ата-аналары өчен “Роналд Макдоналдның гаилә бүлмәсе” бушлай гаилә кунакханәсен ачу мәсьәләсе карала.
“Гаилә бүлмәсе” проекты илнең җиде шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Чабаксар, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск һәм Воронежда тормышка ашырыла. “Гаилә бүлмәсе” – ата-аналар һәм аларның дәваханәдәге балалары өчен өйдәгечә ял итү урыны булачак.
Моннан тыш, Башкортстанда “Макдоналдс” тиз хезмәт күрсәтү предприятиеләре челтәрен төзү һәм үстерү проектын тормышка ашыру, шулай ук, җәмәгать туклануы объектларын үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән, бу Башкортстан Республикасы территориясендә туристлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.
“Урал аръягы” инвестицион форумы Башкортстанның эшлекле мохитен һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшырту буенча тагын бер адым булачак.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: