+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2021, 20:55

"Узган ел проблемасын кабатламаячакбыз..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туры эфир барышында җылылык өчен түләүләр проблемасы турындагы сорауга җавап бирде.

"Узган ел проблемасын кабатламаячакбыз..."
"Узган ел проблемасын кабатламаячакбыз..."
- Тарифларны без 2015 елдан бирле үзгәртмибез диярлек. Ул баштан ук зур итеп куелган. Ни өчен? Мин бу сорауга җитди игътибар бирдем, төшенергә тырыштым. Челтәрләрнең искерүе сәбәпле, шундый үзгәрешләр кертелгән. Шундый тарифлар куелган өчен җылылык трассаларында ремонт эшләре башкарылган. Әлбәттә, бу тарифларны тәнкыйтьләргә мөмкин, әмма алар ярдәмендә күп проблемалар хәл ителгән.

Сүз без сезнең белән 2020 елның гыйнварында алган квитанцияләр, тарифлар турында түгел, бу комплекслы проблема. Бу махсус предприятиеләрнең кышкы җылыту сезонына начар әзерләнүе, исәпләү приборларының искерүе, дөрес исәпләмәве һәм башкалар. Тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компанияләр арасында аңлашылмаучанлык. Кайдадыр без эшләп бетермәдек. Барысын да кешеләргә аңлатып бетермәдек. Мин шәхсән үзем елның бик уңайсыз башлануын кичердем, хезмәттәшләрем белән низаглар булды. Агымдагы елда без узган ел башында булган хәлләрне кабатламаячакбыз, - диде респулика җитәкчесе.

Олег Яровиков фотосы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: