-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 сентябрь 2021, 14:10

Инвестицион сабантуйга бер көн калды!

Иртәгә Сибай шәһәрендә Бөтенрусия «Урал аръягы-2021» Инвестицион сабантуе узачак.

Инвестицион сабантуйга бер көн калды!
Инвестицион сабантуйга бер көн калды!

Шәһәрнең төп мәйданы тирәсендә урнаштырылган берничә локациядә дискуссия һәм стратегик сессияләр, "түгәрәк өстәл"ләр узачак, анда экология, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эчке туризм, инвесторлар, дәүләт эшлеклеләре, төбәк һәм федераль учреждениеләр вәкилләре, бизнес-җәмәгатьчелек, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашлыгында фикер алышачаклар.

Моннан тыш, шәһәр кунаклары өчен ике фестиваль: милли костюмнар йөреше һәм Валерия концерты оештырылачак.

Тагын бер мөһим карар кабул ителде: хакимият 10 сентябрьдә бөтен шәһәр буенча җәмәгать транспортында бушлай йөрү оештырырга булган. Бер генә форумда да мондый хәл булганы юк иде әле.

Сибай урамнарын һәм биналарын 06:30дан 22:30 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак. Ике дистәдән артык заманча "НефАЗ" автобуслары шәһәрнең барлык матурлыкларын күрсәтәчәк һәм кунакларга теләсә нинди локациягә проблемасыз барып җитәргә ярдәм итәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: