+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 сентябрь 2021, 20:43

"Росреестр" Башкортстанда нәтиҗәле эшли

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Росреестр"ның төбәк идарәсе җитәкчесе Петр Клец белән очрашты.

"Росреестр" Башкортстанда нәтиҗәле эшли
"Росреестр" Башкортстанда нәтиҗәле эшли
Яклар күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын (ЕГРН) кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу эш җирләрдән файдалану нәтиҗәлелеген арттыру, җир алу процедураларын максималь гадиләштерү һәм аларны электрон форматка күчерү өчен алып барыла.

Петр Клец хәбәр иткәнчә, "Росреестр" республика хакимияте органнары белән тыгыз элемтәдә тора. Уртак эшнең мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр кала: күчемсез милек объектларының милекчеләрен, җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектларының күчемсез милек реестрында булмаган характеристикаларын ачыклау. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Башкортстан эшчәнлекнең бу юнәлеше буенча алдынгы урыннарда тора.

Төбәк алдында муниципаль берәмлекләрнең, торак пунктларның, территориаль зоналарның, җир кишәрлекләренең күчемсез милек реестрына кертелгән чикләренең өлешен арттыру бурычы тора. Очрашуда шулай ук торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен ачыклау һәм алар турында мәгълүматларны ачык кадастр картасында урнаштыру эше, "Росреестр" һәм Республика күпфунцияле үзәгенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, киләсе елда комплекслы кадастр эшләрен үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: