+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 сентябрь 2021, 16:30

Башкортстан дәүләт-шәхси партнерлык рейтингында лидер булырга омтыла

Бүген Сибайда узучы «Урал аръягы-2021» инвестсабантуе барышында «Территорияләрнең инфраструктура үсеше инструменты буларак дәүләт-шәхси партнерлык» сессиясе булды. Аны Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы оештырды.  

Башкортстан дәүләт-шәхси партнерлык рейтингында лидер булырга омтыла
Башкортстан дәүләт-шәхси партнерлык рейтингында лидер булырга омтыла

Сессиядә катнашучылар хәзерге шартларда инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруның мөһим инструменты булып дәүләт-шәхси партнерлык механизмы тора, дигән фикергә килде. Бу эшнең нәтиҗәлелеге белән бизнес-җәмәгатьчелек һәм төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре кызыксына. Дәүләт стратегик бурычларын гамәлгә ашыру өчен шәхси сектордан инвестицияләр җәлеп итү, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлеккә ярдәм итү, заманча алымнарны, технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү белән бергә, предприятиеләрнең һәм территорияләрнең инновацияле үсеше процессларын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сессиянең модераторы — Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Светлана Малинская сәламләү сүзендә болай диде: «Без социаль инфраструктура булдыру өчен инвесторларны җәлеп итәргә телибез. Шуңа күрә сессиянең өстенлекле максаты — социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа, тулырак инструментлар портфелен формалаштыруга чыгу».
«Системные концессии» җәмгыятенең генеральный директоры Валерий Еремин Русиядә балалар ялын заманча һәм мөмкин кадәр күбрәк балалар өчен уңайлы итү планнары турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, заманча һәм уңайлы балалар лагерен булдыру башлангычы Хабаровск краенда тормышка ашырыла инде. Башкортстан Республикасында шундый ук проектны тормышка ашыру планлаштырыла. Балалар комплексы 350-500 балага исәпләнгән. Фаразланган инвестицияләр күләме — 2,1-2,3 миллиард сум. Аның сүзләренә караганда, проектны алдан килештерү бар инде. Хәзерге вакытта хезмәтләрне тулыландыру турында фикер алышалар. Шулай ук мәйданчык эше барышында төбәктә башка мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыру турында да сүз барды: ике мәктәп, боз аренасы, Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы, өлкәннәр өчен интернат-йортлар төзү һәм башкалар.

Башкортстан Хөкүмәте төбәктә инвестицион мохитне яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

- Башкортстан Хөкүмәте даими рәвештә уңай үзгәрешләр булып торсын өчен барлык шартларны тудыра. Бүген Сибай хаклы рәвештә республиканың икътисад, мәдәният, мәгариф үзәге булып исәпләнә. Биредә өченче тапкыр "Урал аръягы" бөтенрусия инвестицтон сабантуе үтү шатлыклы, - дип билгели республика Башлыгы Радий Хәбиров.

- "Урал аръягы" форумының һәркайсы – эшлекле мохит һәм Башкортстанның югары инвестицион җәлеп итүчәнлеген формалаштыру юлында зур адым ул. Узган елгы форум нәтиҗәләре буенча, ниятләр, партнерлык һәм инвестицияләү турындагы имзаланган 23 килешүдән 8е Сибайда яңа предприятиеләр ачылуга юнәлтелде, - дип ассызыклый республика Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52655

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52655

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: