-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 сентябрь 2021, 22:30

"Бу - утызынчы түгел, бары тик өченче генә"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Урал аръягы–2021» инвестсабантуеның пленар утырышыннан соң матбугат вәкилләре белән аралашу вакытында әлеге чараның ни өчен кирәклеген янә бер тапкыр ачыклады.

"Бу - утызынчы түгел, бары тик өченче генә"
"Бу - утызынчы түгел, бары тик өченче генә"


"Инвестицион форумның беренче, төп бурычы - Русияне, Башкортстанны, Урал аръягы территориясен ачу. Зур булмаган, әмма кызыклы табигать ресурслары, мавыктыргыч мөмкинлекләре, сыйфатлы һәм җитди хезмәт ресурслары белән ачу, - диде Радий Хәбиров. - Бу бары тик өченче инвестицион сабантуй гына. Унбишенче, егерменче булса, без чыннан да нинди дә булса җитди нәтиҗәләр турында сөйли алыр идек. Шул ук вакытта өченче инвестицион форумда, хәтта икенче һәм беренчесендә дә без моны тойдык инде, байтак инвестицион проектлар барлыкка килүе өмет бирде. Без Урал аръягы дип аталган кечкенә генә төбәк өчен җитәрлек күләмдә инвестицион килешүләр төзедек".

Инвестицион килешүләрне эшләгәндә, аларның икътисадын, үсешен, экологияне саклау һәм социаль уңайлыкларны булдыру ягыннан, урындагы халыкның мәнфәгатьләре исәпкә алынамы, дигән сорауга җавап биреп, республика Башлыгы, бу - төп бурычларның берсе, дип билгеләп үтте.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: