+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 сентябрь 2021, 11:01

Сибайда инвестицион сабантуй үз эшен башлады

Сибайда "Урал аръягы" бөтенрусия инвестицион сабантуе үз эшен башлады.

Сибайда инвестицион сабантуй үз эшен башлады
Сибайда инвестицион сабантуй үз эшен башлады
Мәгълүм булуынча, ул Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды.

Инвестицион сабантуйда федераль һәм төбәк дәүләт учреждениеләре, Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, профильле секцияләр һәм пленар утырышлар барышында катнашучылар инвестицион эшчәнлек һәм инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, шулай ук Русия төбәкләрендә уңайлы бизнес-мохит формалаштыру ысуллары турында фикер алышачак. Экология, туризм һәм транспорт инфраструктурасы үсеше, уңайлы шәһәр мохите булдыру темаларына да кагылачак. Моннан тыш, Сабантуйда Башкортстан Республикасының инвестицион потенциалы күргәзмәсе дә эшли.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: