+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 сентябрь 2021, 10:40

Сибайда – “Урал аръягы-2021”

Быелгы инвестицион сабантуй нинди мөһим нәтиҗәләр белән билгеләнер?

Сибайда – “Урал аръягы-2021”
Сибайда – “Урал аръягы-2021”

Форумда катнашучыларны сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы, эчке туризм һәм икътисад үсеше темаларына багышланган стратегик сессияләр, шулай ук гастрономик һәм музыкаль фестивальләр көтә. Инвестсабантуй “Роспотребнадзор”ның барлык таләпләрен исәпкә алып һәм үтәп үткәрелә.

“Урал аръягы-2021” форумының иң якты чараларыннан берсе – “Шәһәр буйлап йөр” Бөтенрусия акциясе булачак. Төбәк башкарма власть органнары вәкилләре, депутатлар, блогерлар һәм хакимият хезмәткәр­ләре Сибайның төп истәлекле урыннары буйлап үтәчәк. Мондый уртак сәфәр ярдәмендә оештыручылар Сибай­ның истәлекле урыннары белән кызыксынуны арттырырга һәм шәһәр халкы, кунаклары игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итәргә ниятли.
“Экскурсантлар”га һәйкәлләрне һәм арт-объектларны күрсәтәчәкләр. Аларның кай­берләре әлегә онлайн-картага кертел­мәгән. Яңа объект – “Нуленче километр” билгесен ачу тантанасы да булачак. Мондый элементлар күп шәһәрләрдә бар. Моннан шәһәр юлларын һәм туристик маршрутларны санау башлана.
Шулай ук, инвестфорумның бер мәйданчыгы туризмга багышланачак, анда блогерларның республикада туризм үсешенә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләячәкләр.
“Рюкзаказ астында” туристик проекты – мәйданчыкларның берсе шулай атала. Проектның максаты – социаль челтәр­ләрдә лидерларны, блогерларны җәлеп итеп, Русия һәм дөнья буенча актив туризмны алга этәрү.
Шулай ук, сабантуй кысаларында стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча “Global Management Challenge” Халыкара чемпионатының төбәк этабында җиңү­челәрне бүләкләү тантанасы узачак.
Кыскасы, чара программасы бик бай. Инвестицион форум кысаларында Русия, чит ил предприятиеләре белән мөһим килешүләргә кул куелуы да көтелә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: