+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 сентябрь 2021, 10:50

«Урал аръягы-2021» кунакларын аэропортта каршы алалар

«Урал аръягы-2021» өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе башлануга, ул 10 сентябрьдә Сибай шәһәрендә уза, нибары берничә сәгать калды. Чара Башкортстан Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.

«Урал аръягы-2021» кунакларын аэропортта каршы алалар
«Урал аръягы-2021» кунакларын аэропортта каршы алалар

Магнитогорск аэропортында кунакларны Башкортстан халкына хас традицион кунакчыллык белән каршы алалар. «Урал аръягы-2021» форумында катнашучылар самолет трабыннан төшәргә өлгермәде, ә аларны инде милли костюмнар кигән артистлар сәламләде. Кунакларны традицион чәкчәк һәм бөтен дөньяга танылган башкорт кымызы белән каршы алдылар. Болар барысы да курай моңнары белән озата барылды.

Республиканың мәдәни традицияләре белән танышып, форум кунаклары Сибайга китте. «Урал аръягы-2021» бүген үк старт ала. Сибайда инвестсабантуй бизнес-берләшмәнең 1000нән артык вәкиле, Русия һәм чит ил экспертлары һәм инвесторлары булачак.

«Урал аръягы-2021» форумының барлык чаралары Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: