+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 сентябрь 2021, 16:15

Инвестиция сабантуе нәтиҗәле үтте

10 сентябрьдә Сибай шәһәрендә «Урал аръягы-2021» өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе узды. Чара йомгаклары турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә язды.

Инвестиция сабантуе нәтиҗәле үтте
Инвестиция сабантуе нәтиҗәле үтте

"Сибайда Инвестиция сабантуе уздырдык. Анда бөтен илдән кешеләр килде. Энергетика, урман хуҗалыгы, эчке туризм, яңа социаль объектлар төзү һәм энергетика линиясе буенча проектлар, шулай ук экспорт өлешендә төбәкнең мөмкинлекләре турында фикер алыштык.

24 инвестиция килешүенә кул куелды. Әйтик, Баймак районында ел әйләнәсе эшләячәк туристик үзәк булдырачакбыз; Уфада ял итү һәм сәламәтләндерү буенча балалар үзәге төзиячәкбез; Күмертау шәһәрендә медицина һәм техник газлар җитештерүне ачабыз. Аларны үпкә, йөрәк авырулары белән дәвалау, шулай ук медицина препаратлары әзерләү өчен кулланалар.

Моннан тыш, "Макдоналдс" тиз туклану рестораннары челтәре һәм "Рональд Макдоналд" гаилә кунакханәсе төзү турында килештек.

Тагын авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәнәгать һәм спорт өлкәсендә берничә килешүгә кул куелды. Гомумән алганда, инвесторлар төбәккә 38 миллиард сумга якын акча кертергә планлаштыра. Нәтиҗәдә, ике меңнән артык эш урыны булдырылачак.

Инвестсабантуйдан тыш, бу көнне без ике гастрономия фестивале оештырдык: милли кухня ризыклары һәм «КумысFEST» конкурсы. Мин үз гомеремдә күп сәяхәт иттем, күп нәрсә ашадым, әмма элеккечә безнең башкорт кухнясы - иң тәмлесе дип саныйм.

Көн Сибай шәһәре көненә багышланган тантаналы чара белән тәмамланды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров аның иң лаеклы һәм хезмәт сөючән кешеләрен бүләкләде", - дип язды Андрей Назаров "Фейсбук"та.

Фото: "Фейсбук"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: