+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 сентябрь 2021, 13:30

Сибайда "Киләчәк фабрикасы" реконструкцияләнәчәк

10 сентябрьдә Сибайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Киләчәк фабрикасы" инновацион эшкуарлык йортын реконструкцияләү уңаеннан капсула салуда катнашты. Аны элекке "Сибай" кунакханәсе бинасы янындагы таш астына урнаштырдылар, анда яңа бизнес-үзәк ачылачак. Тантаналы чара өченче Бөтенрусия «Урал аръягы» инвестиция сабантуе кысаларында узды.

Сибайда "Киләчәк фабрикасы" реконструкцияләнәчәк
Сибайда "Киләчәк фабрикасы" реконструкцияләнәчәк

- Узган елда мин Сибайга килдем һәм бу үзәкне булдыру башлангычын хупладым. Үткән вакыт эчендә без урында тормадык - проектны эшләдек, кирәкле документларны әзерләдек, экспертиза уздырдык, - диде Радий Хәбиров. - Киләсе елда 190 миллион сумга якын финанс чараларын бирәбез һәм ике ел дәвамында бинаны төзекләндерәчәкбез.

Сибай эшкуарлары, яңа үзәк кече һәм урта бизнесны үстерү буенча перспектив һәм инновацион идеяләрне югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

Бу вакыйга уңаеннан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров чарада катнашучылар белән “Киләчәк фабрикасы” бинасы янында агач үсентеләре утыртты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: