+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 сентябрь 2021, 13:35

«Урал аръягы-2021» инвестиция сабантуе: беренче йомгаклар

10 сентябрьдән Сибай шәһәрендә «Урал аръягы-2021» өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе уза. Чара Башкортстан Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.

«Урал аръягы-2021» инвестиция сабантуе: беренче йомгаклар
«Урал аръягы-2021» инвестиция сабантуе: беренче йомгаклар

900дән артык катнашучы, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, Русия һәм чит ил инвесторлары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне, мәдәниятне һәм туризмны үстерү һәм экологияне саклау темаларына фикер алышырга килделәр.

Инвестсабантуена бөтен илдән катнашучылар гына түгел, Төркия, Казахстан, Беларусь кунаклары да килде. Бүген Сибай җиренә 30 чит ил вәкиле аяк басты. Әйтик, Төркия делегациясе составына «Zirat Bank Moscow» банкы генеральный директоры Нуруллах Бакыр, «Moonstar» агач эшкәртү компаниясе акционеры Мөхәммәт Чаглаян, «İşbank» банкы департаменты башлыгы Баки Джанкурт, Идарә рәисе, Төркиянең «Teklink Telekom» җәмгыятенең төп акционеры Мостафа Чалыш, Русия-Төркия бизнесы ассоциациясе генеральный секретаре Владимир Солоцинский һәм Русия-Төркия бизнесы ассоциациясе координаторы Мостафа Ватан керде.

Шул ук вакытта алдагы форумнар Урал аръягы һәм Башкортстанның инфраструктурасын һәм инвестиция җәлеп итүчәнлеген үстерү өчен сизелерлек нәтиҗә китерде инде. Шулай итеп, Башкортстан Республикасы дәүләт-хосусый партнерлык рейтингында 9 пунктка үз позицияләрен яхшыртуга иреште. 85 төбәк арасында республика рейтингның 11нче юлына урнашты. Әмма планнарда - лидерлар бишлегенә керү, һәм Башкортстан Республикасы моңа омтылачак.

Чараны 90 киңкүләм мәгълүмат чарасы яктыртты, шуларның 20се - федераль масштабта.

Форумның бер көне эчендә 98 миллиард сумлык килешүләргә кул куелды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: