+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 сентябрь 2021, 21:00

Инвесторлар Башкортстанны ярата!

9-10 сентябрьдә Сибайда узган «Урал аръягы» бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнашучылар 98 миллиард сумлык яңа проектларны гамәлгә ашыру турында 23 килешү төзеде.

Инвесторлар Башкортстанны ярата!
Инвесторлар Башкортстанны ярата!
Бу хакта республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Инвестсабантуйга бөтен илдән катнашучылар һәм чит ил кунаклары - Төркия, Казахстан һәм Белоруссиядән, 30 чит ил вәкилләре килде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумны оештыручыларга – республика Хөкүмәтенә, министрлыкларына һәм ведомстволарына, Сибай хакимиятенә рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров ассызыклаганча, соңгы елларда шәһәрне тәртипкә китерделәр, күп санда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерделәр. Шул ук вакытта республика социаль инфраструктураны – ишегалларын, урамнарны, паркларны үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.

- Сибай мисалында без төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез һәм бу өлештә яхшы темплар белән барабыз. Шуңа күрә «Башкортстан ихаталары» программасын һәм башка шундый проектларны һич тә туктатып булмый. Кешеләр аларны бик уңай кабул итә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Әлбәттә, Сибайда һәм башка торак пунктларда әле күп кенә мәсьәләләр хәл итүне таләп итә. Әмма уртак көч белән куелган максатларга ирешербез дип ышанам.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: