-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь 2021, 15:43

Эшкә бирсәң чын күңел...

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты предприятиеләргә сакчыл җитештерү технологияләрен үзләштерергә һәм җитештерүчәнлекне арттырырга ярдәм итә.

Эшкә бирсәң чын күңел...
Эшкә бирсәң чын күңел...
Башкортстанның «Мәләвез минераль ашламалары» компаниясе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашкан вакытта җитештерүчәнлек артуын билгеләп үтте. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары 6 ай дәвамында сакчыл җитештерү технологияләрен үзләштерергә һәм җитештерүчәнлекне арттырырга ярдәм итте.

— “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектының төп бурычы - сакчыл җитештерү принципларын даими яхшырткан җитештерү культурасына трансформалаштыру. Экспертлар предприятие командасын хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булу сәбәбе булган югалтуларны күрергә һәм бетерергә өйрәтә. Мондый өзлексез яхшырту системасы хезмәткәрләрнең эшкә мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкинлек бирә, - диде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры вазыйфасын башкаручы Айрат Фәхретдинов.

Бүген предприятие коллективында ышаныч һәм оптимизм атмосферасы барлыкка килде. Хезмәт коллективының мондый позициясе предприятие җитәкчелегенә иң кыю ниятләрен һәм проектларын уңышлы тормышка ашыруда ышаныч бирә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: