-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь 2021, 15:15

Радий Хәбиров эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышты

14 сентябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты. Алар төбәктә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Радий Хәбиров эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышты
Радий Хәбиров эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышты

Очрашуда шулай ук республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Эшкуарлык буенча төбәк дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов һәм Башкортстанда Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин катнаштылар.

Радий Хәбиров искәртеп узганча, узган ел нәтиҗәләре буенча республика 11нче урыннан 9нчы урынга күтәрелгән, бизнеска иң аз административ басым булган ун төбәк арасына кергән.

- Без намуслы бизнеска Башкортстанда уңайлы булсын өчен күп нәрсә эшлибез. Эшкуарлар даирәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Инвестиция, эшкуарлык сәгатьләрен эшлекле берләшмәләр белән даими рәвештә үткәрәбез. Республикада власть мөмкин кадәр ачык, һәм бизнес моны эштә тоя, - диде төбәк җитәкчесе. - Узган ел коронавирус пандемиясе аркасында бизнес өчен җиңел булмады. Эшкуарларга ярдәм итү өчен без төбәк икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча өч пакет чаралар кабул иттек. Федераль дәрәҗәдә кертелгән планлы тикшерүләргә мораторий да сизелерлек роль уйнады. Һәм без Русия Президенты Владимир Путинның 2022 елда кече бизнесны тикшерүне тыю турындагы карарын хуплыйбыз. Без алга таба да эшкуарлар өчен уңай һәм имин шартлар тудырачакбыз.

Борис Титов Радий Хәбировны югары дәүләт бүләге - Александр Невский ордены белән котлады. Аның сүзләренә караганда, бүләкләү турында карар кабул иткәндә Русия Президенты Владимир Путин, мөгаен, Башкортстанда эшкуарлык үсешенә республика җитәкчесенең керткән өлешен дә исәпкә алгандыр.

- Башкортстан - бизнесны үстерүне стимуллаштыру зонасы ул. Без катлаулы пандемия шартларында булганны саклап калу һәм хәтта арттыру өчен күпме көч куелганын күрәбез, - диде Борис Титов. - Без биредә эшкуарлыкны үстерү буенча программаларның күп булуын беләбез. Республикада иң нәтиҗәле төбәк омбудсменнарының берсе эшли. Биредә күп кенә үсеш институтлары, индустриаль парклар, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре, «Алга» махсус икътисади зонасы, илдә иң яхшыларның берсе булган Стратегик эшләнмәләр үзәге эшли. Шуңа күрә без Башкортстанда булган тәҗрибә нигезендә федераль дәрәҗәдә эшне җайга салу өчен хәтта үзебезнең программаларга төзәтмәләр кертәбез.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Борис Титов журналистларның сорауларына җавап бирде. “Сез республикада власть һәм бизнес арасында ни дәрәҗәдә диалог төзелүен ничек бәялисез?” дигән сорау яңгырады.

- Минемчә, бу өлкәдә бернинди проблемалар да юк. Бизнес белән тотрыклы, даими диалог булдырылган. Сездә күп кенә үсеш институтлары эшли. Бу планда сораулар юк һәм эшчәнлекне бәяләгәндә боларның һәммәсе дә исәпкә алына, - диде Борис Титов.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: