+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2021, 15:06

Башкортстанда сәнәгатьне үстерү буенча системалы эш алып барыла

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Белоретка эш сәфәре Урал пружина заводы белән танышудан башланды.

Башкортстанда сәнәгатьне үстерү буенча системалы эш алып барыла
Башкортстанда сәнәгатьне үстерү буенча системалы эш алып барыла
Ул заводның җитештерү мәйданчыгын карады, җитештерелүче эшләнмәләр ассортименты белән танышты. Генеральный директор Денис Локманов билгеләп үткәнчә, заводта җитештерү процессын оештыруга заманча мөнәсәбәт кертелгән, предприятиедә масштаблы инвестицион программа гамәлгә ашырыла. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан Башлыгының «Уралвагонзавод» җитәкчелеге белән агымдагы елның июлендә «Иннопром» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында сөйләшүеннән соң, биредән «Уралвагонзавод» предприятиеләренә продукция озату берничә тапкыр арткан.

- Башкортстанда сәнәгатьне үстерү буенча системалы эш алып барыла. Радий Фәрит улы белән очрашканда мин аның безнең эш белән яхшы таныш булуына, сәнәгать өлкәсендә белем дәрәҗәсенә шаккатам. У битараф түгел. Мин башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләрем белән даими аралашам. Аларның проблемаларын күрәм. Түрәләрне ничек әрләүләрен ишетәм. Башкортстанда барысы да киресенчә. Әгәр дә син үсәргә телисең икән, үсеш өчен барлык шартлар да бар. Безнең республикада синергия үзенчәлекле, барысы да бергә бер уртак эшкә көч сала, ‒ дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгына Денис Локманов.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: