+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2021, 14:45

Белоретта яңа завод ачылды

Бүген Белоретта "Рессора" фәнни-җитештерү фирмасы" җәмгыятенең рессорлар җитештерү буенча яңа завод ачылды.

Белоретта яңа завод ачылды
Белоретта яңа завод ачылды

Бу - Урал пружина заводының инвестицион проекты. Проектка инвестицияләр күләме 500 миллион сум тәшкил итте.

- Без чираттагы тапкыр Белоретка күңелле сәбәп белән киләбез, күптән түгел биредә Белорет металлургия комбинатында металл-прокат линияләрен ачкан идек. Бүген без кабат Урал пружина заводы уңышына шатланабыз. Безнең белән "КамАЗ", "Урал" һәм "Уралвагонзавод"ның өч эре гиганты җитәкчеләре булуы күңелле хәл. Алар предприятие җитештерә торган продукцияне төп кулланучылар булыр дип өметләнәбез. Бу проект бер ел элек өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертелде һәм безнең Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән актив гамәлгә ашырыла. Предприятие инновацион, биредә эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган. Завод җитәкчелеге киләчәктә дә лаеклы хезмәт хакы алырга тиешле эшчеләр турында кайгыртыр дип ышанам, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ачылу тантанасында.

«КамАЗ» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Когогин Русиядә заманча технологияләр күрә торган көчле һәм компактлы производстволар барлыкка килүеннән канәгать булуын белдерде.

- Мин түземсезлек белән биредә беренче рессорларның чыгуын көтәм һәм завод заманча автомобильләр өчен кирәкле продукция җитештерә башлар дип өметләнәм. Әгәр продукция бөтен сынаулар циклы узып һәм безгә туры килә икән, мин бик шат булачакмын, — диде Сергей Когогин.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: