+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2021, 20:45

Радий Хәбиров «КамАЗ»ның генеральный директоры белән очрашты

15 сентябрьдә Белоретта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «КамАЗ» җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Когогин белән очрашты. Көн тәртибендә - республика территориясендә урнашкан автомобиль концернының бүлендек предприятиеләрен үстерү, алар җитештерә торган продукциянең күләмнәрен һәм ассортиментын арттыру, сәнәгать автогигантының төбәкнең тармак предприятиеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү.

Радий Хәбиров «КамАЗ»ның генеральный директоры белән очрашты
Радий Хәбиров «КамАЗ»ның генеральный директоры белән очрашты

Очрашу башланыр алдыннан Радий Хәбиров һәм Сергей Когогин заманча сәнәгать технопаркын "КамАЗ" бүлендек предприятиесе - Туймазы бетон ташучы автомобильләр җитештерү заводы базасында төзү буенча килешү имзаладылар.

Предприятие территориясендә инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителгән буш корпуслар бар. Аларны ремонтлаганнан соң, бизнес өчен 20 мең квадрат метрдан артык мәйдан барлыкка киләчәк.

- Безнең өчен бу эре инвестиция проекты, чынлыкта беренче этапта җитештерү күләме 4 мең булган яңа завод, ә икенчесендә 7 мең берәмлек тагылма техника, - диде Сергей Когогин. - Без шулай ук сәнәгать технопаркын төзү буенча уртак эшләр турында килештек. Бу мөһим. Анда 30га якын предприятие "КамАЗ" белән тәэмин итүче булып тора.

Холдингның генеральный директоры билгеләп үткәнчә, «КамАЗ»ның кече предприятиеләрендә республикада эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Әйтик, Туймазыда ярымприцеплар җитештерүнең тулы циклы үзләштерелә, ә Нефтекамада елына 3 мең берәмлеккә кадәр пассажир автобуслары чыгару буенча җитештерү куәтләрен үстерергә планлаштырыла.

- Алдагы килешүләребез нигезендә быел Башкортстан зур класслы 100 автобус алачак. Шуларның 20се маршрутларга чыкты инде, - диде Радий Хәбиров. - 2022 елда тагын 100 автобус сатып алырга планлаштырабыз. Безнең республикада транспорт базары бик зур.

Очрашу барышында Радий Хәбиров һәм Сергей Когогин шулай ук лизинг шартларында 160 зур класслы автобус сатып алу мәсьәләсен карарга килештеләр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: