Карар "Бердәм Русия" партиясенең "Хәвефсез юллар" проекты активистлары ярдәмендә кабул ителде. Светофор Пушкин һәм Театр урамнары чатында ике зур вуз – УДАТУ һәм БДМУ янында урнашкан. Көн саен бу урында йөзләгән студент юлны кисеп үтә. Узган елның ноябрь ахырында "Яшь Гвардия" студентлар белән берлектә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәяүлеләр кичүе проблемасына җәлеп итү өчен акция оештырды. Агымдагы елның 5 августында күчмә киңәшмә булып узды, светофор урнаштыру вакыты 15 сентябрьгә билгеләнде.
Очрашуда университетларның студентлар берләшмәләре җитәкчеләре, «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Уфаның ЮХХДИ һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашачак.
Фото: Башинформ