+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 сентябрь 2021, 19:16

Башкортстандагы төзелеш темпларын Мәскәү вәкиле яхшы бәяләде

16 сентябрьдә Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада торак төзелеше объектларында булдылар.

Башкортстандагы төзелеш темпларын Мәскәү вәкиле яхшы бәяләде
Башкортстандагы төзелеш темпларын Мәскәү вәкиле яхшы бәяләде

Никита Стасишин килгән беренче мәйданчык «ФСК Архстройинвестиции» җәмгыяте гамәлгә ашыра торган ультразаманча «Башкортстан чәчәкләре» төзелеш комплексы булды.

Девелопер торак комплексын төзүгә 2018 елның беренче кварталында керешкән. Проект тарафыннан 332,513 квадрат метр мәйданлы объектлар төзү каралган, фатирлар саны – тугыз меңнән артык. Бүгенге көндә күпфатирлы 28 торак йортның 7-9 катлы дүртесе файдалануга тапшырылган. Торак комплексында, шулай ук, мәктәп һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Русия төзелеш һәм торак–коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин билгеләп үткәнчә, Башкортстан - «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты чын-чынлап яхшы гамәлгә ашырылучы субъектларның берсе.

- Торак тапшыру күләме арта. Әйләнешкә кертелә торган яңа мәйданчыкларда яңа сыйфатлы торак төзелә, алданган өлешчеләр мәсьәләләре хәл ителә, - дип билгеләп үтте Никита Стасишин. - Бүген барлык сроклар тулысынча үтәлгән. Торак белән бергә социаль объектлар, юллар төзелә, инженерлык инфраструктурасы тәэмин ителә, шул исәптән «Торак һәм шәһәр мохите» федераль проекты программасы буенча да. Төбәкләргә килү һәм аның Башлыгы командасының яхшы нәтиҗәгә ирешүен күрү бик күңелле. Мондый төбәкләргә күбрәк ярдәм итәсе, федераль акча бүлеп бирәсе килә, - диде министр урынбасары.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: