+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 сентябрь 2021, 14:01

"Көнчыгыш чыгу юлы" 30 процентка әзер

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә "Көнчыгыш чыгу юлы" турында язма бастырган.

"Көнчыгыш чыгу юлы" 30 процентка әзер
"Көнчыгыш чыгу юлы" 30 процентка әзер
"Күпне күргән "Көнчыгыш чыгу юлы"... Хәзер ул актив фазада, башкарылган эшләр күләме 30 проценттан артык. Төзүчеләр инде эстакаданың 66 терәгенең 38ен урнаштырган, булачак күпернең 110 балкасын салган.

Төзелеш масштабы таң калдыра, биредә бер үк вакытта 2400 кеше, 170 берәмлек техника эшли, объектка 5 900 тонна металл китерелгән инде. Ел ахырына әзерлекнең 40 процентына чыгарга планлаштырабыз, бу расланган графиктан шактый алда бара. Вәгъдә иткәнчә, Көнчыгыш юлын да иртәрәк, 2023 ел ахырына тапшырачакбыз.

Проектта Федоровка - Шакша һәм М5 трассасына чыгу урыннары каралган. Урындагы халык өйләренә һәм бакчаларына уңайлы килеп җитә алсын өчен без магистраль юлүткәргечләрне дә эшләячәкбез", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: