+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 сентябрь 2021, 10:50

Радий Хәбиров Межгорьеда Хөкүмәт Президиумының күчмә утырышын уздырды

15 сентябрьдә Межгорьеда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Президиумының күчмә утырышын уздырды. Көн тәртибендә - муниципалитетның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре.

Радий Хәбиров Межгорьеда Хөкүмәт Президиумының күчмә утырышын уздырды
Радий Хәбиров Межгорьеда Хөкүмәт Президиумының күчмә утырышын уздырды

- Межгорье ябык административ-территориаль берәмлек (ЗАТО) махсус статусына ия. Ләкин республикабызның барлык халкы кебек үк, монда да шундый ук мәсьәлә-проблемалары белән кешеләр яши. Һәм без аларны хәл итәргә тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Һәр министрлык үз компетенцияләре чикләрендә муниципалитетны модернизацияләү юнәлешләрен эшләргә һәм шәһәр халкының хезмәт һәм ялы өчен уңайлы шартлар тудырырга бурычлы. Безнең эшнең нәтиҗәсе булып вәкаләтләребез кысаларында Межгорьены үстерү буенча юл картасы булдырылырга тиеш.

Шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Вячеслав Калугин билгеләп үткәнчә, Межгорье - оештырылуына быел нибары 26 ел тулган республиканың иң яшь шәһәре.

- Беренчедән, шәһәр ябык, шуның аркасында аның территориясендә махсус режим гамәлдә. Икенчедән, ул бер-берсеннән 25 километр ераклыктагы Үзәк һәм Көньяк-көнбатыш бистәләренә бүленгән. Шәһәр халкына тотрыклы транспорт элемтәсе кирәк. Яңа аптека пунктларына ихтыяҗ бар. Бездә эшкуарлык үсеше җиңел түгел, - дип билгеләде муниципалитетның төп проблемаларын Вячеслав Калугин. - Коммуналь челтәрләрне реконструкцияләү буенча да сораулар бар. Бу өлкәдә иң актуаль темаларның берсе - чистарту корылмаларының торышы.

Радий Хәбиров ел ахырына кадәр яңа чистарту корылмаларын проектлауга 2 миллион сум бүлеп бирү мөмкинлеген карарга һәм 2022 елда проект һәм төзелеш эшләрен дәвам итәргә йөкләде. Моннан тыш, республика җитәкчесе төбәк Хөкүмәтенә 10 октябрьгә кадәр Межгорьеның социаль-икътисади үсеш программасын әзерләргә кушты.

- Бу ябык шәһәрнең язмышы үзенчәлекле. Монда табигать искиткеч матур, әмма тормыш-яшәеш мәсьәләләре дә күп. Без Межгорье халкын игътибарсыз калдырмаячакбыз, үз вәкаләтләребез кысаларында ярдәм итәчәкбез, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Ә тагын Межгорьеда Сабантуй оештырырга кирәк. Монда ул бер тапкыр да үткәрелмәде. Халыкка бу бәйрәмне бүләк итәргә кирәк. Без барыбыз да бер республикада яшибез бит. Тулаем алганда, хәлне барлык проблемаларны хәл итүнең комплекслы алымы гына үзгәртергә мөмкин.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: