+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 сентябрь 2021, 16:05

Уфа юллары ни хәлдә?

Ел башыннан бирле Республика белән идарә итү үзәге белгечләре социаль челтәрләрдә юллардагы чокырларны ямау темасы буенча 1448 мөрәҗәгать теркәгән.

Уфа юллары ни хәлдә?
Уфа юллары ни хәлдә?
Мәсәлән, агымдагы елның июль-август айларында Уфа шәһәренең Киров районында яшәүчеләрдән берничә хәбәр килгән. Кайберләрен кыскача гына түбәндә китерәбез:

1)Уфалылар Зәки Вәлиди урамы буенча тротуарлардагы уңайсызлыкка зарланды. Бу хакта алар 15 августта социаль челтәрләрдә язган. Ике көннән соң коммуналь хезмәткәрләр тротуарларның өслеген тигезләүләре турында хисап тотты.

2) 29 июльдә социаль челтәрләрдә генерал Горбатов урамындагы юлдагы чокырлар фотоларын халык тәкъдим итте. 18 августта Киров районының торак-коммнуаль хуҗалыгы идарәсе ремонтланган юл фотоларын күрсәтте.

3) 12 августта Дуван бульварында чокырларны ямап бетермәделәр, дип хәбәр итте биредә яшәүчеләр. 17 августка җаваплы хезмәтләр барлык җитешсезлекләрне бетергән.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: