+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 сентябрь 2021, 19:00

"Куелган максатларга ирешергә кирәк..."

17 сентябрьдә республика Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инвестицион мохит торышының милли рейтингы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде, аны ел саен Стратегик башлангычлар агентлыгы формалаштыра.

"Куелган максатларга ирешергә кирәк..."
"Куелган максатларга ирешергә кирәк..."
– Бу - хакимият органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше, чөнки төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингы безнең эшнең эчтәлеген билгели, - диде Радий Хәбиров. - Федераль структуралар һәм үсеш институтлары белән төгәл аралашу шуңа бәйле. Боларның барысы да Башкортстанга эре инвесторлар килсен өчен кирәк һәм ахыргы нәтиҗә - шәһәрләрдә һәм районнарда кешеләрнең тормышын уңайлы итү.

Башкортстанның стратегик аудит төркеме җитәкчесе Юлия Вострикова милли рейтингта республика күрсәткечләрен яхшырту буенча чараларны тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

- 210 чараның 102се үтәлгән инде. Бу - ел ахырына кадәр тәмамларга кирәк булган барлык бурычларның 48 проценты, - дип аңлатты Юлия Вострикова. – Аларның төп массивы оешмалар һәм халык өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессларын санлаштыруга кагыла. Кәгазьдән санга күчү, хакимият органнары эшендә, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшыртуда үзенә күрә «квант агышы» бирә. Башкортстанга да горурланырлык нәрсәләр бар монда.

Республика җитәкчесе Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгына һәм төбәкнең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына күпчелек дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне санлы форматка күчергән өчен рәхмәт белдерде.

– Узган ел эчендә без санлаштыру мәсьәләләрендә күп эш башкардык. Әмма моның белән генә тукталып калырга ярамый, куелган барлык максатларны тормышка ашырырга омтылырга кирәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыргы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: