-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 сентябрь 2021, 18:57

Милли социаль башлангыч - тормыш сыйфаты күрсәткече

Башкортстан, сынау төбәкләренең берсе буларак, Милли социаль башлангычны тормышка ашыруга кереште.

Милли социаль башлангыч - тормыш сыйфаты күрсәткече
Милли социаль башлангыч - тормыш сыйфаты күрсәткече
Бу хакта республиканың стратегик аудит төркеме җитәкчесе Юлия Вострикова төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән Милли социаль башлангыч механизмнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Русия Президенты Владимир Путин Стратегик башлангычлар агентлыгына төбәкләрдә шушы механизмнарны эшләргә һәм сынап карарга кушты. Бу халыкка социаль өлкәдә хезмәт күрсәткәндә кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү, социаль учреждениеләрдәге процессларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәк. Моннан тыш, бу халыкның тормыш сыйфаты буенча төбәкләр рейтингын формалаштырырга, мониторинг системасын булдырырга һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан билгеле бер тормыш хәлләре мисалында башлангычның механизмнарын апробацияләү бара торган биш пилот төбәге арасына керде.

– Минемчә, Милли социаль башлангыч - кешенең бәхете, аның тормыш сыйфаты күрсәткече ул, сәламәтлек саклау, эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм мәгариф өлкәсендә төп ихтыяҗларнв тормышка ашыруга бәйле, – диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: