Киләсе елда проектны финанслауга Башкортстан Республикасы бюджетыннан - 900 миллион сум, федераль бюджеттан 846,6 миллион сум акча салынган. 2022 елда өстәмә федераль финанслауга ихтыяҗ 4,6 миллиард сумнан артып китә. Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә саннарны Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев яңгыратты.
Министрлык Федераль юл агентлыгына 1,5 миллиард сумга гариза җибәрде, бу акчалар төзелеш темпларын киметмәскә мөмкинлек бирәчәк.
"Көнчыгыш чыгу юлы"н төзү проекты Уфа шәһәреннән М-5 федераль әһәмияттәге «Урал» автоюлына яңа чыгу юлын булдыру буенча иң эре һәм техник яктан катлаулы проектларның берсе булып тора. Ул 2017 елның 1 июнендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Башкортстан концессион компаниясе" җәмгыяте арасында имзаланган концессион килешү кысаларында тормышка ашырыла.