+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 сентябрь 2021, 22:08

Алга, "БелЗАН"!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан сәнәгатендә алдынгы предприятиеләрнең берсе - "БелЗАН" җәмгыятен алтын юбилее белән котлады.

Алга, "БелЗАН"!
Алга, "БелЗАН"!

"Җиңел автомобильдә - 40, ә йөк машинасында 200 килограмм крепеж бар, алар безнең «БелЗАН»да җитештерелә. Моның белән Русиядә бер генә җитештерүче дә мактана алмый. Асылда, «БелЗАН» җәмгыяте - бу юнәлештә импортны алыштыруны тәэмин итәргә сәләтле бердәнбер предприятие.

Бу предприятие - безнең өстенлекле инвестицион проектларыбызның берсе. Аның планнары зур. Өч елга кабул ителгән план производствога 1,2 миллиард сум инвестиция фаразларга мөмкинлек бирә. Ә бу - яңа станоклар, җиһазлар дигән сүз. 2030 елга кадәр «БелЗАН»да җитештерү күләмнәре ике тапкыр артачак, автомобиль крепежы базарында предприятие өлеше әлеге 36 проценттан 51 процентка кадәр җитәчәк, бурыч йөкләнеше сизелерлек кимиячәк, ә сатудан табыш 10 процентка артачак.

«БелЗАН»да 2920 кеше эшли. Бәләбәй һәм бу төбәктәге халык өчен бу якында эшләү, гаилә белән бергә булу мөмкинлеген дә бирә.

Мин «БелЗАН» коллективын, аның җитәкчелеген, барыбызны да әлеге предприятиенең 50 еллыгы белән котлыйм. Барыгызга да югары үрләр һәм алга гына хәрәкәт итүне телим!" - диде ул.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: