+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 сентябрь 2021, 18:35

Нефтекамага яңа инвестор килә

Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Нефтекама» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа резидентны теркәде.

Нефтекамага яңа инвестор килә
Нефтекамага яңа инвестор килә

Ул - ортопедик нигез һәм күтәрелеш механизмы булган матраслар һәм караватлар җитештерү белән шөгыльләнергә планлаштыручы «Рестон» җәмгыяте компаниясе. Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова сөйләде.

- Республика инвесторларына тәкъдим ителүче дәүләт ярдәме чаралары аларга бизнесны уңайлы үстерергә һәм көндәшлеккә сәләтле продуктлар булдырырга мөмкинлек бирә. Бу төбәк икътисады үсешенә, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә. Хәзер «Нефтекама»да инвестицияләр күләме 900 миллион сумнан артык булган 14 резидент теркәлгән һәм 1,1 меңгә якын эш урыны булдырылган. Яңа инвестор — «Рестон» җәмгыяте проектны тормышка ашыруга 250 миллион сумнан артык акча салачак, - дип билгеләп үтте Екатерина Кликунова.

Проектны 2021-28 еллар дәвамында тормышка ашырырга планлаштыралар. Яңа производствода 44 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: