19 гаиләне яңа, өчкатлы йортка күчерү «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Николо-Березовкада авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен өчкатлы кирпеч йорт төзелеше узган елда башланган иде.
Краснокама районы хакимиятендә ассызыклауларынча, барлык фатирлар да төзекләндерелеп беткән. Аларда уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган.
- Яңа йорттагы фатирларның мәйданы авария хәлендәге йортлардагыдан күбрәк. Газ плитәсе, төтен суыргыч, шулай ук газ, электр һәм су исәпләгечләре белән җиһазландырылган. Һәр фатирда җылылык аерым көйләнә. Фатирның һәр бүлмәсендә янгын хәбәрчеләре урнаштырылган, - дип сөйләделәр район хакимиятендә.
Фото: Башинформ