-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь 2021, 18:17

Белоретта хәлләр ничек?

24 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә Белорет шәһәренең социаль-икътисади хәле һәм аның алдагы үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар. Эшлекле киңәшмәне республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

Белоретта хәлләр ничек?
Белоретта хәлләр ничек?
Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Белоретка сәфәре нәтиҗәләре буенча республика Хөкүмәтенә шәһәр үсеше проблемаларына игътибар бирергә кушты, дип искәртте.

- Гомумән алганда, Белоретның социаль-икътисади күрсәткечләре начар түгел. Биредә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган, эшсезлек республика буенча караганда түбәнрәк. Ярты ел эчендә хезмәт хакы - 8,3 процентка, сәнәгать җитештерүе товарларын төяп җибәрү 60,4 процентка артты, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Шулай ук Премьер-министр шәһәрнең эшлекле активлыгын билгеләп үтте.

- Инвестицияләр 38,3 процентка артты - бу республикада иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе. «Белорет» территориясендә алты резидент теркәлгән, аларның өчесе агымдагы елда, - диде Андрей Назаров.

Шул ук вакытта хәл ителмәгән мәсьәләләр дә күп кала, дип билгеләп үтелде. Шуңа бәйле рәвештә 2020 елда Белорет шәһәренең социаль-икътисади үсешенә адреслы ярдәм күрсәтү буенча «Юл картасы» кабул ителде.

Белорет шәһәре хакимияте башлыгы Андрей Иванюта хәбәр иткәнчә, «Юл картасы» объектлары буенча эшләр алып барыла инде, кайберләре буенча тоткарлыклар бар.

Аерым алганда, «Юл картасы» пунктларының берсе - чистарту корылмалары төзү. Шәһәр башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә объектның әзерлеге 26 процент тәшкил итә. Тәмамлау вакыты - 2022 елның ноябре. Эшләр план буенча бара.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: