Алар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 875,5 миллиард сумнан артып китә. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади усеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
- Өстенлекле инвестицион проект - Башкортстан Республикасында инвесторларга ярдәм итүнең 2011 елдан бирле эшли торган механизмы. Махсус статус алу инвесторларга табышка һәм милеккә салым буенча ташламалар, шулай ук инвестицион салым вычеты, төбәк бюджетыннан субсидияләр, проектларны административ алып бару рәвешендә салым салу өлкәсендә преференцияләр алырга мөмкинлек бирә. Төбәк инвесторлары өстенлекле инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга 349,4 миллиард сум керткән һәм 10 меңнән артык яңа эш урыны булдырган инде, - диде Рөстәм Моратов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ел башыннан республиканың өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә гомум күләме 62,4 миллиард сум булган 55 проект кертелгән, 4,3 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Бу ел ахырына кадәр гомум бәясе 48 миллиард сумнан артык булган 9 инвестицион проектны тәмамлау һәм 710 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru