+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь 2021, 19:07

Республикабыз чиста булсын!

Башкортстан "Чиста ил" экологик автоузышында катнашучыларны кабул итте.

Республикабыз чиста булсын!
Республикабыз чиста булсын!
Бүген Уфа чүп ташучы машиналар колоннасын каршы алучыларның берсе булды һәм Русия Табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Чиста ил 2.0" ассоциациясе тарафыннан тормышка ашырыла торган" автоузышын хуплады.

Ул 6 сентябрьдә Мәскәүдә старт алган иде. Проектта Русиянең унбер шәһәре катнаша: Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Саранск, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Камбарка, Уфа, Чиләбе һәм Екатеринбург.

Автойөрешне оештыручыларның максаты - «Экология» гомумдәүләт проекты алдында бүген нинди бурычлар торуын сөйләү, Русия халкына каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча яңа тармак тәкъдим итү: мөмкин кадәр күбрәк шәһәрләрне колачлау, инновацион техника, үз эшенең профессионаллары, чүп-чар җыю һәм эшкәртүгә яңа карашлар турында сөйләү.

Төп чара "Экология" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру" темасына "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү булды. Катнашучыларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров исеменнән Хөкүмәтнең Агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Светлана Белова сәламләде.

- Безнең республика өчен бу - бик мөһим вакыйга, чөнки узыш «Экология» гомумдәүләт проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә, ә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә без аерым игътибар бирәбез. Республикабыз башкаласын сайлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Безнең республикада халыкның экологик мәдәниятен формалаштыруга зур игътибар бирелә. Үз ягыбыздан без каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашырга телибез, - диде ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: