-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 сентябрь 2021, 21:30

Башкортстан делегациясе Казахстанда

Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Казахстанга рәсми сәфәр белән килде.

Башкортстан делегациясе Казахстанда
Башкортстан делегациясе Казахстанда

Делегация составына Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов, Башкортстанның үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре керде.

Сәфәр кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев очрашачак.

Төбәк җитәкчесе Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин, Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе Маулен Ашимбаев, шулай ук Көнбатыш Казахстан өлкәсе Хакиме Гали Искалиев белән сөйләшүләр алып барачак.
Иртәгә республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясе үтәчәк, ә 29 сентябрьдә Башкортстан Конгресс-бюросы вәкиллеген ачу тантанасы булачак.

Сәфәр ахырында Радий Хәбиров Казахстанда яшәүче һәм эшләүче Башкортстан вәкилләре белән очрашачак.

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145775.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: