Хәзерге вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында 121,8 мең эшкуарлык субъекты бар: 117 043 - микропредприятие, 4 445 кече һәм 321 урта. Бу хакта Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Салымнар җыю 40 процентка арткан: гыйнвар-август айларында кече һәм урта бизнес казнага 8,4 миллиард сум салым түләгән (2020 елда бу сумма - 6 миллиард сум, 2019 елда — 6,7 миллиард сум).
Агымдагы елда Башкортстанда кече бизнеска дәүләт ярдәме күләме 1 миллиард сум тәшкил иткән. Узган елда бизнеска ярдәм итү өчен 2,31 миллиард сум бүлеп бирелгән.
Фото: Башинформ