+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 сентябрь 2021, 19:50

Бизнес-шерифлар ничек эшли?

Башкортстанда муниципалитет башлыкларының эшкуарлык буенча урынбасарлары (бизнес-шерифлар) 264 миллиард сумлык 2117 инвестпроектны озатып бара, алар кысаларында 33 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Бу хакта республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.  

Бизнес-шерифлар ничек эшли?
Бизнес-шерифлар ничек эшли?

Проектларны алып бару буенча Благовещен, Гафури, Кырмыскалы һәм Туймазы районнары лидерлар рәтендә.

Яңа проектлар саны бизнес-шерифлар эшчәнлегенең мөһим күрсәткече булып тора. Әйтик, үткән айда гына да 256 эшкуар бизнес-шерифлар катнашлыгында 14,2 миллиард сумлык башлангычларын гамәлгә ашыруга керешкән. Монда Кушнаренко, Әбҗәлил, Благовещен һәм Зилаер районнары лидерлар рәтендә. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча Иглин һәм Благовещен районнары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Быел сигез айда муниципалитетлар 1 859 «Эшкуарлык сәгате» үткәргән, аларда 2 меңнән артык проект каралган, игълан ителгән инвестицияләрнең гомум күләме - 174 миллиард сум. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча 182 проект Башкортстан Башлыгының “Инвестсәгате"нә җибәрелде. Иглин, Чишмә, Архангель районнары һәм Салават шәһәре киңәшмәләр саны буенча лидер булды. Быел «Эшкуарлык сәгате»н Калтасы, Баймак, Чакмагыш районнары һәм Межгорье шәһәре 20дән азрак үткәргән.

— Без муниципалитет башлыклары атнага бер тапкыр бизнес белән очрашырга тиеш дип килештек. Аңлыйм, Межгорьеның аерым территория статусы сәбәпле, үз спецификасы. Калтасы районында да бизнес алай ук актив түгелдер, бәлки. Әмма ни өчен, минемчә, көчле Чакмагыш һәм Баймак районнары бу яктан артта калалар - миңа аңлашылмый, - диде Радий Хәбиров. - Димәк, анда нәрсәдер дөрес түгел. Тикшерегез!

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145747.html

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145747.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: