- Транспорт һәм төзелешкә багышланган тармак экспозицияләрен оештыручыларга һәм кунакларга рәхмәтемне белдерәм. Безнең аралашу һәм тәҗрибә алмашу Башкортстан һәм Уралның башка төбәкләре икътисады үсешенә ярдәм итәр дип ышанам, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Ырынбур өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Денис Паслер видеоконференция режимында форумда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, аларга уңышлы эш теләде.
Шулай ук күргәзмә мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Уфа – Ырынбур маршруты буенча йөри башлаган «Орлан» поездына старт бирде.
Аннары Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйдәп баручы төзелеш һәм транспорт компанияләре экспозицияләрен, коммуналь һәм юл техникасын карады, шулай ук яңа тармак проектлары белән танышты.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145768.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145768.html